news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда ипи бәясе күтәрелү турындагы имеш-мимешләрне кире кактылар

Казанда ипи бәясе күтәрелү турындагы имеш-мимешләрне кире кактылар
Фото: © «Татар-информ»

Ипи бәясе кыйммәтләнү куркынычы юк. Татарстанның бер генә заводында да бәяне күтәрү турында сүз бармый. «Күмәч-кондитер комбинаты» ААҖ генераль директоры Булат Котдусов икмәк-күмәч эшләнмәләренә бәяләрнең тиздән артуы турындагы хәбәргә аңлатма бирде.

«Татарстанда бәяләрне күтәрү турында бер генә завод та хәбәр итмәде, хәтта планлаштырмады, фикер алышмады. Җитештерүчеләрдән мондый яңалык юк», - дип белдерде агентлык әңгәмәдәше.

Ул билгеләп үткәнчә, базар шартларында, әгәр бөртеклеләрнең үзкыйммәте артса, исәп-хисап һәм индексация ясала, әмма предприятие икмәккә бәяләрне шул килеш тотарга тырыша.

«Без базар шартларында яшибез. Әгәр дә бөртеклеләрнең, он һәм башка төр ашлыкның үзкыйммәте артса, әлбәттә, исәп-хисап һәм индексация була. Әмма без кулланучыларга авыр булмасын өчен һәрвакыт икмәк буенча индексацияне иң соңгы очракта һәм минималь итеп ясыйбыз. Без моны беркайчан да алдан эшләмибез», - диде Котдусов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100