news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда йөзү буенча ярышлар – Россия Кубогы 2025 уза

Бүген Казанда Су спорты төрләре сараенда йөзү буенча ярышлар – Россия Кубогы 2025 старт алды. Бассейнга илнең 70 командасыннан 500 дән артык спортчы чыгачак. Спортчылар ирекле стильдә 400, 800 һәм 1500 метр арада, шулай ук комплекслы йөзүдә 400 метр арада чыгыш ясаячак. Бу хакта шәһәр Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбедә спорт һәм физик культура комитеты рәисе Линар Гарипов сөйләде.

Казанны «Дельта» олимпия резервы спорт мәктәбенең 13 иң яхшы тәрбияләнүчесе – Камил Газизов, Амалия Гыйззәтуллина, Ярослав Соколовский, Никита Евграфов, Разил Мансуров, Айдар Хәбибуллин һәм «Касатка» олимпия резервы спорт мәктәбе, «Үзәк» ФСБ спортчылары – Мария Миронова, Артемий Макарчиков һәм Тимур Әхмәтов тәкъдим итәчәк. Бу балалар барысы да зур спортның яшь йолдызлары.

Бай спорт программасыннан тыш, тамашачыларны трибуналарда матур шоу: күңел ачу чаралары, конкурслар, интерактив уеннар, шулай ук танылган спортчылар белән автограф-сессияләр көтә, анда һәркем истәлекле фото ясый һәм кумирлары белән аралаша алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot