Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда йортларны капиталь ремонтлау программасы 62 процентка үтәлгән
Казанда күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасын үтәүнең уртача дәрәҗәсе 62 процент тәшкил итә. Барлык объектларда да эшләр башланган инде, дип хәбәр итә шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте.
Ремонт барышын бүген Казан мэры Илсур Метшин күчмә киңәшмә вакытында тикшерде. Ул Идел буе районының Мәүлетов урамындагы объекттагы эшләрнең барышын карады. 1986 елда төзелгән биш катлы йортка 40 елга беренче тапкыр капиталь ремонт ясала. Йортның сигез подъездында 350 гә якын кеше яши. Эшләр 70 процентка башкарылган. Түбәне ремонтлау төгәлләнгән диярлек, яңа өслекне сүтеп монтажлаганнар. Хәзер белгечләр фасадны, керү төркемнәрен яңарту, шулай ук балконнарның декоратив элементларын торгызу белән шөгыльләнәләр.
«Барлык кыенлыкларга да карамастан, без бер генә программаны да туктатмадык. Республика Рәисе Рөстәм Миңнехановка һәм бюджетка үз өлешләрен кертүне дәвам итүче предприятиеләргә рәхмәт белдерәм. Бу ярдәм, шулай ук халыкның үз йортларыбызга һәм ишегалларыбызга битараф булмавы нәтиҗәсендә без шундый масштаблы эшләр башкара алабыз. Подрядчылар шәһәр һәм Республика көненә объектларны төгәлләргә тырышалар», - диде ул.
Йортны ремонтлау апрельдә башланган, аны сентябрьдә тәмамларга планлаштыралар. Түбә һәм фасадтан тыш, бинада салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү, су үткәрү һәм электр белән тәэмин итү системалары да үзгәрә. Хәзер җылыту системасын яңарту эшләре төгәлләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз