news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Йорт түбәсендә салют атуга рөхсәт биргән коммуналь хуҗалык директорына штраф салынды

Берничә көн элек социаль челтәрләрдә Казанда Кыш бабай костюмындагы кешенең күпфатирлы йорт түбәсеннән төшеп килгән видеосы пәйда булды. Шул ук вакытта өй түбәсеннән фейерверк ата башлый.

Бу факт буенча административ эш кузгатылган. Чара 23 декабрьдә Ямашев проспектындагы торак йортларның берсендә булган, ул ишегалды чыршысын ачуга багышланган.

ТР Министрлар Кабинетының Республика территориясендә янгынга каршы махсус режим турындагы карары таләпләрен бозып, 38нче торак- коммуналь хуҗалык директоры кушуы буенча, торак йорт түбәсеннән салют аттырылган. Моның өчен 38нче торак- коммуналь хуҗалык җитәкчесенә 30 мең сум штраф салганнар, дип хәбәр иттеләр Россия Гадәттәт тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсенең матбугат хезмәтендә.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 19 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр махсус янгынга каршы режим гамәлдә, аның вакытында түбәндәге территорияләрдә:

сәнәгать объектлары, транспорт инфраструктурасы (юллардан тыш) һәм ягулык-энергетика корпусы чикләреннән 500 метр;

торак- коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы объектлары, кешеләр күпләп җыела торган урыннар, юллар һәм шәхси биләмәләр чикләреннән 30 метр;

күпфатирлы йортлардан 30 метр ераклыкта 1-3 класслы пиротехник эшләнмәләр җибәрү тыела.

news_right_1
news_right_2
news_bot