Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда йорт тәрәзәләреннән ике көндә ике кечкенә бала егылып төшкән
Узган сишәмбе көнне «Танкодром» полиция бүлегенә 4 яшьлек баланың тәрәзәдән егылып төшүе турында хәбәр килгән. Малайның сәламәтлегенә җитди зыян килгән, аны хастаханәгә алып киткәннәр. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә шул турыда сөйләделәр.
Икенче көнне «Восход» полиция бүлегенә дә шундый ук хәбәр килгән – тәрәзәдән бер яшьлек бала егылып төшкән.
«Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре, профилактика системасы органнары вәкилләре белән берлектә, барлык очракларның шартларын җентекләп өйрәнә, шулай ук фаҗигаләрнең сәбәпләре булырга мөмкин булган фактлар билгеләнә», – дип аңлаттылар идарәнең матбугат хезмәтендә.
Полиция хезмәткәрләре ата-аналарга балаларны өйдә караучысыз калдыруның бик куркыныч булуын искәртә. Тәрәзәләргә бала ача алмый торган махсус рәшәткәләр яки йозаклар урнаштырырга кирәк. Карават, урындыклар, өстәлләр һәм диваннарны тәрәзә төбеннән читкәрәк куярга киңәш ителә. Балага тәрәзәнең ничек ачылуын күрсәтергә кирәкми. Моннан тыш, балаларга ачык тәрәзәгә хәтта якын килүнең яки бөҗәкләр кермәсен өчен куелган сеткаларга таянуның куркыныч булуын аңлатырга кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз