news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда йорт ишегалдында укучы кызлар сугышканнан соң полиция тикшерү оештырды

Бүген Казанның Яңа Савин районында ике укучы кыз арасында низаг килеп чыккан.

«Голубятников урамындагы йорт ишегалдында Казандагы уку йортларының берсендә укучы ике кыз арасында низаг килеп чыккан. Нәтиҗәдә укучылар сугыша башлаган. Шуннан соң ташланган кыз урыннан китеп югалган», - дип сөйләделәр «Татар-информ»га Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.

Укучыларның берсе – 15 яшьлек кыз зыян күргән.

Хәзерге вакытта әлеге факт буенча тикшерү уздырыла, аның нәтиҗәләре нигезендә процессуаль карар кабул ителәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot