news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда йорт фасадларына яңа истәлек такталары урнаштырылачак

Казанда берничә бинаның фасадына истәлек такталары урнаштыру планлаштырыла. Әлеге истәлек такталары күренекле шәхесләрнең исемен мәңгеләштерү максатыннан куелачак. Карар проектлары хәзерге вакытта коррупциягә каршы экспертиза үтә.

Документлар буенча, истәлек такталары :

драматург, язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинга истәлек тактасы — Толстой урамы, 16А йорты;

Бөек Ватан сугышында катнашкан, Татарстан Эчке эшләр органнары ветераннары Б.А. Ботов, Ф.И. Горшков һәм В.П. Шихобалов хөрмәтенә истәлек тактасы — 2 нче Көньяк-Көнбатыш урамы, 28 йорт;

Советлар Союзы Герое, СССРның атказанган очучысы Георгий Мосоловка истәлек тактасы — КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге лицееның фасадына, Рәхмәтуллин урамы, 2/18 йорт.

Барлык истәлек такталарындагы текстлар рус һәм татар телләрендә язылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot