news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Йолдыз» Медиа казанышлар республика премиясе лауреатларын бүләкләячәкләр

12 декабрьдә Казанның «Московский» мәдәният үзәгендә «Йолдыз» Медиа казанышлар республика премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы узачак. Аны Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Росмолодежь.Гранты ярдәмендә «Татарстан Республикасының Студентлар лигасы» төбәк яшьләр оешмасы оештыра.

Премиядә яшь медиабелгечләр, фотографлар, видеографлар, дизайнерлар, студентлар медиасы, Татарстан Республикасы уку йортларының матбугат хезмәте җитәкчеләре катнашты. Быел барлыгы 251 гариза бирелгән, ә иң популяр номинация – «Ел фотографы». Икенче этапка шәхси номинацияләрдә 55 катнашучы һәм 24 коллектив узган.

Премия җиңүчеләре дипломнар, кыйммәтле бүләкләр: акыллы колонкалар, AirPods колакчыннары, шундук бастырып чыгара торган фотоаппаратлар, шулай ук премия партнерларыннан бүләкләр алачак. Бүләкләү көнендә мәйданчыкта партнертлар зонасы эшләячәк, анда һәр кунак активлыкларда катнашып бүләкләр ота алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot