news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Йөк транспорты» профилактик чарасы тәмамлана

Казанда «Йөк транспорты» профилактик чарасы тәмамлана
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Дәүләт автоинспекциясе тарафыннан оештырылган профилактик чара 24 июньдә башланган булган. Ул иртәгә, 3 июльдә, тәмамланачак. Операция барышында төбәкара һәм муниципалитетлар арасында даими рәвештә йөк ташучы машиналарга аеруча игътибар юнәлтелгән.

«Йөк машиналары катнашында аварияләр теркәлеп тора. 20 июньдә Киров дамбасында ике «Камаз» автомобиле һәм «Маз» пассажир автобусы бәрелеште. Беренчел мәгълүматлар буенча, йөк автомобильләренең берсенең 41 яшьлек йөртүчесе куркынычсыз дистанцияне сайламаган һәм алда баручы транспорт белән юл һәлакәтенә дучар булган», — диде Казан ДАИ Автомототранспорт чараларын техник күзәтү һәм теркәү бүлеге җитәкчесе Павел Назаров.

Павел Назаров әйтүенчә, юл-транспорт һәлакәте аркасында «Камаз» автомобиленең гаепле йөртүчесе һәм автобусның 42 яшьлек пассажиры җәрәхәтләр алган.

Казан ДАИ юл иминлеге пропагандасы бүлегеннән алынган оператив мәгълүмат буенча ел башыннан алып йөк транспорты катнашында 22 юл-транспорт һәлакәте булган. Аларда бер кешенең гомере өзелә һәм 27 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot