Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда йөк машинасы таптаткан бала белән ананың хәле турында билгеле булды
Казанда йөк машинасы таптаткан алты айлык бала белән аның әнисенең хәле турында билгеле булды. «Татар-информ»га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, баланың хәле тотрыклы.
«Баланың хәле тотрыклы, ул үз аңында. Хәзерге вакытта диагностик тикшеренүләр үткәрелә, барлык кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә», – диделәр ведомство матбугат хезмәтендә.
Зыян күргән хатын-кыз реанимациядә - авыр хәлдә.
«Ул төрле җәрәхәтләр алган, барлык кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә. Операция турындагы мәсьәлә хәл ителә», - дип хәбәр иттеләр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында.
Элегрәк «Татар-информ»га шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә юл-транспорт һәлакәтенең Техническая урамында килеп чыгуы турында хәбәр иткәннәр иде. Ачыкланганча, Volvo йөк машинасының 61 яшьлек йөртүчесе көйләнмәгән җәяүлеләр кичүендә юл бирмәгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз