news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда йөк машинасы йөртүчесе туктап торган өч чит ил машинасын бәрдергән

Бүген Казанның Южно-Промышленная урамында «КамАЗ» йөртүче 61 яшьлек ир-ат туктап торган Mercedes, Daewoo Nexia, Hyundai Elantra автомобильләренә килеп бәрелгән.

Юл-транспорт һәлакәте урынына килгән Казан Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре йөк машинасы йөртүчендә алькоголь эчемлеге куллану билгеләре булуын ачыклаган.

Машина йөртүче медицина тикшерүен узудан баш тарткан. Аңа карата административ беркетмә төзелгән.

Хәзер аңа 45 мең сум штраф, шулай ук 1,5-2 елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү яный.

news_right_1
news_right_2
news_bot