news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда йөк машинасы һәм ике җиңел автомобиль бәрелешкән, ике кеше зыян күргән

Бүген көндез Казанның Әмирхан урамындагы 41нче йорт каршында юл һәлкәте булган.

Шәһәр дәүләт автоинспекциясендә «Татар-информ»га сөйләүләренчә, берьюлы өч машина – «КАМАЗ», «Лада» һәм Renault автомобиле бәрелешкән. 

«Юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше – «Лада» белән идарә иткән 34 яшьлек хатын-кыз һәм 37 яшьлек пассажир хатын-кыз зыян күргән. Хатын-кызларны табиблар карады, хастаханәгә дәвалау кирәк булмады», – дип аңлаттылар Казанның ЮХИДИ матбугат хезмәтендә.

Юл һәлакәте аркасында бу участокта Миллениум күпере ягына таба зур бөке җыелды.

news_right_1
news_right_2
news_bot