news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Инженер гаскәрләре көнен билгеләп үтәләр

Бөек Ватан сугышы Мемориал–музеенда мәктәп укучылары һәм студентлар инженер–сапер гаскәрләрендә хезмәт иткән казанлылар белән очраша

(Казан, 21 гыйнвар, “Татар–информ”). Бүген Бөек Ватан сугышы Мемориал–музеенда мәктәп укучылары һәм студентлар инженер–сапер гаскәрләрендә хезмәт иткән казанлылар белән очраша. Шул рәвешле, Инженер гаскәрләре көне билгеләп үтеләчәк. Музейда узачак очрашуга инженер–сапер гаскәрләре ветераннары чакырылган, алар яшьләргә кыен хезмәтләре хакында сөйләячәк.
Инженер гаскәрләре көне РФ Президентының 2006 елның 31 маенда чыккан 549 нчы санлы Указы нигезендә гамәлгә куела. 1701 елда бу көнне Петр I Указы нигезендә Мәскәүдә ике бүлектән торган артиллерия мәктәбе оештырыла, 1702 елда аны тәмамлаучылардан беренче мина подразделениеләре туплана башлый. Артиллерия мәктәбенең офицерлар әзерләп чыгара торган беренче бүлегендә арифметика, тригонометрия, фортификация, геометрия, артиллерияне, ә икенчесендә (артиллерия өчен мастер һәм язу–сызу эшләрен алып баручылар) рус теле һәм арифметиканы өйрәнәләр. 1701–1721 елларда әлеге мәктәптә ел саен 100–300 кеше белем ала.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100