news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Инженер гаскәрләре көнен билгеләп үтәчәкләр

21 гыйнварда көндезге 14 сәгатьтә Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында инженер-сапер гаскәрләрендә хезмәт иткән казанлылар мәктәп укучылары һәм студентлар белән очраша

(Казан, 19 гыйнвар, “Татар-информ”). 21 гыйнварда көндезге 14 сәгатьтә Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында инженер-сапер гаскәрләрендә хезмәт иткән казанлылар мәктәп укучылары һәм студентлар белән очраша. Чара 21 гыйнварда билгеләп үтелә торган Инженер гаскәрләре көненә багышлана.
Тарихтан билгеле булганча, 1701 елның 21 гыйнварында Беренче Петр Боерыгы белән Мәскәүдә артиллерия мәктәбе ачыла. 1701-1702 елларда бу мәктәптә 600гә якын шәкерт белем ала.
Инженер гаскәрләре ул – беренче чиратта, саперлар. Алар - сугыш барганда оборона корылмаларын, күперләрне төзүчеләр, объектларны дошманнан яшерүчеләр, гаскәрләрне су белән тәэмин итүчеләр. Соңгы елларда инженер гаскәрләрендә атом-төш фугасларын куллану буенча махсус подразделение булдырыла.
Бөек Ватан сугышында катнашкан атаклы саперларның берсе Дмитрий Карбышев була. Якташларыбыз, Советлар Союзы геройлары арасында инженер-сапер гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр дә бар. Мәсәлән, Әлмәт районыннан Мотыйк Әхмәдуллин сугышка кадәр Ленинград өлкәсендә урман-сәнәгать хуҗалыгында эшли. Фронтка да шуннан китә. Сугыш вакытында 2-нче Украина фронтында сапер бүлеге командиры була. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен 1945 елда Советлар Союзы Герое исеменә лаек була.
Югары Ослан районыннан Михаил Красавин 1943 елда Үзәк фронтның күпер батальоны командиры була. Ул 400 гаскәрине, артиллерия батареясен Днепр елгасы аша чыгара. 1943 елда аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Сугыштан соң Казанда яши.
Бөек Ватан сугышы елларында инженер гаскәрләрендә хезмәт иткән 100 мең сугышчы һәм офицер орденнар һәм медальләр белән бүләкләнә, 655 кеше - Советлар Союзы Герое, 294 кеше Дан орденының тулы кавалерлары була.
Музейда булачак очрашуга инженер-сапер гаскәрләре ветераннары киләчәк, дип хәбәр иттеләр Бөек Ватан сугышы музей-мемориалыннан.

news_right_1
news_right_2
news_bot