Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда инвестицион проект буенча экстремаль спорт төрләре аренасы төзеләчәк
Инвестор белән килешеп, тагын Имәнлек урамында чаңгы стадионы төзү ниятләнә
(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Алдагы кышта Казанда 130 хоккей тартмасы (шуларның 72се - пластик), 3 чаңгы базасы (Имәнлек ур., Нагорный битәсе, «Трудовые резервы» стадионы), 1380 пар чаңгысы белән 6 прокат пункты һәм 1886 пар тимераягы булган 13 шугалак ачу ниятләнә. Казан халкы күпләп шуарга мөмкин булган урыннардан «Тасма», «Ракета», «Трудовые резервы» стадионнары шугалакларын үз итә. Шуны исәпкә алып, «Тасма»да шәһәр бюджетыннан һәм бюджеттан тыш средстволардан 108 мең сумлык, «Ракета»да 178 мең сумлык, «Трудовые резервы»да 320 мең сумлык җиһаз һәм тимераяк алынды, техникага ремонт ясалды һәм башка төр уңайлыклар эшләнде. Болар барысы да «Ракета» стадионында, теләгәннәр күмәкләп шуа алсын өчен, кышкы сезонны 31 октябрьдә, «Трудовые резервы» стадионы шугалагын 7 ноябрьдә ачарга мөмкинек бирде.
Бүген шәһәр хакимиятенең аппарат киңәшмәсендә киләсе кышкы спорт сезонына әзерлек буенча чыгыш ясаган Казан шәһәре Башкарма комитетының физик культура һәм спорт комитеты җитәкчесе Илгиз Фәхриев әнә шундый мәгълүматлар китерде. Аның сүзләренчә, киләсе ел башына кадәр Мәскәү, Авиатөзелеш, Яңа Савин районнарында ябык өсле шугалакларны төзеп бетерү планлаштырылган. Шулар тормышка ашса, 2006 елдан башлап, 2010 ел башына кадәр түбә астына кергән 7 районда да боз аренасы кулланылышка тапшырылган саналачак.
Казанда инвестицион проект буенча экстремаль спорт төрләре аренасы төзеләчәк, анда шулай ук караңгыда яктыртыла торган чаңгы трассасы эшләү дә күздә тотыла. Андый урын өчен Җиңү проспекты буйлап Идел буе һәм Совет районнары тоташкан турыдагы урманлык кулай дип табылган. Инвестор белән килешеп, тагын Имәнлек урамында чаңгы стадионы төзү ниятләнә, дип киңәшмәдә планнары белән уртаклашты И.Фәхриев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз