news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда инвалидларга бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк

Чара Халыкара инвалидлар көне уңаеннан оештырыла.

(Казан, 3 декабрь, "Татар-информ"). 4 декабрьдә Казанда I, II һәм III төркем инвалидларга, инвалид-балаларга, аларның вәкилләренә бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк. Бу хакта шәһәр мэриясенең рәсми порталы хәбәр итә.

Белгечләрдән консультацияне 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр башкаланың Дубравная урамы 43 В адресы буенча урнашкан инвалидлар өчен “Восхождение”  реабилитация үзәгендә алып булачак, диелә хәбәрдә.

Чара Халыкара инвалидлар көне уңаеннан оештырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot