news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда инвалидлар декадасы кысаларында йөздән артык чара узачак

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында Татарстан башкаласында йөздән артык тематик чара булачак. Аларны оештыру шәһәр хакимиятләренең аерым игътибар үзәгендә, дип белдерде эшлекле дүшәмбедә Казан мэры Илсур Метшин.

Ул киңәшмәдә катнашучыларга булачак инвалидлар ункөнлеге кысаларында планнарга һәм чараларга максималь ярдәм күрсәтергә кушты.

«Программа зур, йөздән артык чара планлаштырылган. Бу категория кешеләренең мобильлеге белән кыенлыкларны исәпкә алып, чараларны оештыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирүегезне, барысын да уйлап бетерүегезне сорыйм», - диде Илсур Метшин.

Төп доклад белән Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова чыгыш ясады. Ул искәрткәнчә, ел саен 1-10 декабрьдә Инвалидлар декадасы уза, аны уздыру күркәм традициягә әверелде. Казанда 82 меңнән артык инвалид яши, алар арасында 5,6 меңгә якын бала. Соңгы елларда Татарстан башкаласында инклюзив шәһәр мохите булдыру өстенлек юнәлешләргә керә.

«Без үз ресурсларыбызны эзлибез һәм сәламәтлекләре буенча чикләүләр булган кешеләрнең шәһәрдә йөрү, мәгариф һәм үсеш буенча мөмкинлекләре күбрәк булсын өчен тырышабыз», - дип ассызыклады Сәгыйтова.

Казанда балалар лагерьларында махсус сменалар, волонтерлар өчен өйрәтү курслары үткәрелә, инвалидлар һәм аз мобильле кешеләр өчен Telegram-бот рәвешендә шәһәр объектларыннан файдалану картасы гамәлгә ашырыла.

«Бүгенгә Telegram-ботның мәгълүматлар базасы якынча 700 объект турында хәбәрне үз эченә ала. «Игелекле Казан» сайты эшли башлады, ул Казанның сәламәтлекләре буенча чикле кешеләр өчен барлык ял, дәвалау, тернәкләндерү һәм мәгариф мөмкинлекләре турында мәгълүматны үз эченә ала», - дип сөйләде докладчы.

Ул шәһәр районнарында шулай ук инклюзив ял итү үзәкләре оештырылган, дип өстәде. Инфраструктура объектларын сәламәтлекләре чикле кешеләр өчен җайлаштыру буенча системалы эш тә бик мөһим.

«Халыкара инвалидлар көненә багышланган 12 физкультура-спорт чарасын үткәрү планлаштырыла. Алар арасында иң зурысы «Көчле рух» бәйрәме булачак, ул ел саен спортның биш төре буенча уздырыла. Быел ул 6 декабрьдә «Триумф» спорт комплексында узачак», - дип ачыклык кертте Сәгыйтова.

Ул шулай ук Казан шәһәре мәктәпләрендә, китапханәләрендә һәм мәдәни учреждениеләрендә системалы инклюзив эш алып барыла, дип ышандырды.

«Ел саен шәһәр бюджетыннан инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен матди ярдәм күрсәтелә. Мэр кушуы буенча быел мондый ярдәм күләме 3 мең сумнан 10 мең сумга кадәр арттырылган. Шулай итеп, 312 гаиләгә 3 млн сумнан артык акча бирелде», - дип йомгаклады Гүзәл Сәгыйтова.

news_right_1
news_right_2
news_bot