news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда инвалидлар өчен бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне оештырыла

Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне 4 декабрьдә «Восхождение» Инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә кабул итәчәкләр.

(Казан, 1 декабрь, «Татар-информ»). Казанда 4 декабрьдә I, II һәм III төркем инвалидлар, инвалид балалар, шулай ук аларның законлы вәкилләре өчен бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне оештырыла.

Чара Халыкара инвалидлар көне кысаларында «Восхождение» Инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә (Казан, Имәнлек урамы, 43в) узачак. Инвалидларны 10.00-13.00 сәгатьләрдә кабул итәчәкләр, дип хәбәр итә оештыручылар.

Чарада Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары, федераль ведомстволарның территориаль идарәләре, Пенсия фонды, Татарстанның Адвокатлар һәм Нотариаль палаталары,
муниципаль учреждение вәкилләре катнаша.

Тагын да төгәлрәк мәгълүматны 8 (843) 223-02-13 телефонына шалтыратып белергә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot