news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда инвалид яшүсмерне кыйнауда гаепләнүченең сак астында булу вакыты озайтылды

Сентябрь аенда Рөстәм Газизуллин Мәскәү базарыннан ерак түгел – оптика салоны янында 17 яшьлек яшүсмерне кыйнаган иде.

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Елена Сәләхова). Мәскәү районы суды инвалид яшүсмерне кыйнауда гаепләнүчене 13 февральгә кадәр тикшерү изоляторына озатты. Дәүләт гаепләүчесе Александр Леонов суд утырышында шундый үтенеч белән чыгыш ясады.

Прокурор фикеренчә, Рөстәм Газизуллинның эшнең барышына да, зыян күрүчеләргә дә йогынты ясау мөмкинлеге бар. Өстәвенә, үтенечне зыян күргән яшүсмернең әтисе дә хуплады.

«Мин прокурорның үтенечен тулысынча хуплыйм. Өй арестында булган очракта, Газизуллин балага да, миңа да куркыныч тудырырга мөмкин», - диде зыян күргән яшүсмернең әтисе.

Нәтиҗәдә, суд прокурор һәм яшүсмернең әтисе фикере белән килешеп, Рөстәм Газизуллинны 13 февральгә кадәр 2нче тикшерү изоляторына озатты.

  • Сентябрь аенда Рөстәм Газизуллин Мәскәү базарыннан ерак түгел – оптика салоны янында 17 яшьлек яшүсмерне кыйнап ташлаган иде.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100