news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда инвалид рәссам Андрей Кузьминның беренче күргәзмәсе ачылды

Зәй районының Сарсаз Баграж авылыннан мөмкинлекләре чикләнгән рәссам Андрей Кузьминның кул бармаклары юк.

Казанда инвалид рәссам Андрей Кузьминның беренче күргәзмәсе ачылды
Фото: © «Татар-информ», Регина Габдрахманова /

8 декабрьдә Казанда керәшеннәрнең Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән рәссам Андрей Кузьминның «Баграж буйларына басма салдым» дип исемләнгән сәнгать эшләре күргәзмәсе ачылды. Чара инвалидлар декадасы, Халыкара рәссамнар көне кысаларында узды.

Фото: © Регина Габдрахманова / «Татар-информ»

Андрей Кузьмин – Республика һәм Бөтенроссия күргәзмәләре катнашучысы. Күргәзмәдә рәссамның туган ягы Зәй районының күркәм табигатенә, авыл көнкүрешенә багышланган 25 эш тәкъдим ителгән. Алар арасында пейзажлар, натюрмортлар, хайваннар сурәтләре өстенлек итә. Рәссамның «Баграж суларына басма салдым» күргәзмәсе авыр язмыш иясенең көч, үҗәтлек һәм илһам тарихы булып тора.

Фото: © Регина Габдрахманова / «Татар-информ»

Күргәзмәне рәсми рәвештә Татарстан Республикасы Рәисенең эчке сәясәт мәсьәләләре депортаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсенең баш киңәшчесе Дмитрий Шипков ачты. «Бүген Казанда хөрмәтле Андрей Кузьминның беренче зур күргәзмәсе ачылды. Иҗади тормышында күргәзмә ачылу кебек вакыйга булу – һәр рәссам өчен бик кадерле. Чын мәгънәсендә бәйрәм. Моннан тыш, бүген Халыкара рәссамнар көне дә. Шул сәбәпле мин Андрейны икеләтә котлыйм. Иҗади эшләрегез күңелемдә урын тапты – үземнең балачагыма, авылга әйләнеп кайттым. Киләчәктә сезнең күргәзмәләрегезне бөтен Россия, бөтен ил күрер, дип ышанам», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100