Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда инвалид баласы булган гаиләләр бер тапкыр бирелә торган 10 мең сум акча алачак
Казанда 2025 елда бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү тәкъдим итү тәртибен расладылар. Ярдәм инвалидлар декадасы кысаларында шәһәр бюджеты хисабына күрсәтеләчәк. Башкарма комитетның шул хактагы карар проекты коррупциягә каршы экспертиза уза.
Түләү күләме 10 мең сум тәшкил итә. Аны Казанда теркәлгән һәм яшәүче, билгеле бер категорияләргә караган Россия гражданнары алачак:
̉• ике һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр;
• ата-анасы икесе дә I яки II төркем инвалид булган һәм балигъ булмаган балалар тәрбияләүче гаиләләр;
• балигъ булмаган балалар, шул исәптән инвалид балаларны тәрбияләүче I яки II төркем инвалид ялгыз ата-аналар;
• инвалид балалар тәрбияләүче ялгыз ата-аналар.
Түләүне алу өчен теркәлү урыны буенча Казан Башкарма комитетының район хакимиятенә гариза бирергә кирәк. Гаризага раслый торган документларны теркәү таләп ителә. Гаризалар 2025 елның 10 декабренә кадәр кабул ителәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз