news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда инвалид балаларның ата-аналарына 10 мең сум акча бирәчәкләр

Казанда Инвалидлар декадасында аерым категория гражданнарга бер тапкыр 10 мең сум акча түләнәчәк. Шәһәр Башкарма комитетының тиешле карары Казан муниципаль берәмлегенең документлар һәм хокукый актлар җыентыгында басылып чыкты. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

Бу түләүләр ике һәм аннан да күбрәк инвалид баласы булган казанлыларга, шул исәптән балачактан инвалидларга (30 яшькә кадәр); бер һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган бала тәрбияләүче икесе дә инвалид булган ата-аналарга; бер һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган бала, шул исәптән инвалид балалар тәрбияләүче ялгыз инвалид ата-анага каралган.

Түләү алу өчен әлеге категориягә туры килгән шәһәр халкы теркәлү урыны буенча район администрациясенә гариза һәм документлар (паспорт, ИНН, СНИЛС, инвалидлык турында белешмә, баланың туу турындагы таныклыгы, 025 номерлы форма буенча белешмә, счет реквизитлары) белән мөрәҗәгать итәргә тиеш, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100