news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә 10 мең сум акча түләячәкләр

Казан хакимияте Инвалидлар ункөнлеге кысаларында аерым гражданнарга социаль ярдәм сыйфатында бер тапкыр 10 мең сум акча түләячәк. Акча шәһәр бюджетыннан бүленәчәк, диелә ТР башкаласы мэриясенең документлар җыентыгында дөнья күргән карарда.

Түләүне гражданнарның түбәндәге категорияләре алу хокукына ия:

- ике һәм аннан күбрәк балигъ булмаган инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр;

- ата-ананың икесе дә I һәм II төркем инвалид булган һәм балигъ булмаган балалар, шул исәптән балигъ булмаган инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр;

- балигъ булмаган балалар, шул исәптән балигъ булмаган инвалид балалар тәрбияләүче I һәм II төркем инвалид ата (ана);

- бер яки аннан күбрәк балигъ булмаган инвалид балалар тәрбияләүче ялгыз ата (ана).

Бер тапкыр түләнә торган акча гражданнарга аны билгеләү турында гариза тәкъдим иткән очракта 2023 елның 10 декабренә кадәр бирелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100