Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда инвалид балалар тәрбияләүче 440 гаиләгә матди ярдәм күрсәтеләчәк
2025 елда шәһәр бюджетыннан инвалид балалар тәрбияләүче 440 гаиләгә матди ярдәм күрсәтеләчәк. Мондый ярдәм Казан мэры Илсур Метшин кушуы буенча ел саен гамәлгә ашырыла. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов әйтте, дип хәбәр ителә Казан мэриясе сайтында.
Докладчы билгеләп үткәнчә, быел ярдәм күрсәтеләчәк гаиләләр саны арткан. Шәһәрдә 84 меңнән артык инвалид яши, шуларның 6,5 меңнән артыгы – балалар.
Гаиләләр өчен матди ярдәм генә түгел, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга адаптив белем алу мөмкинлеген тәэмин итү да мөһим юнәлеш булып тора.
Бүгенге көндә шәһәрнең мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә 1197 инвалид бала тәрбияләнә. 299 учреждениедә төрле нозологияле 11,5 мең бала өчен 839 төркем эшли.
Казанның 54 төп белем бирү оешмасында төрле нозологияле балалар белем ала. Муниципаль гомуми белем бирү учреждениеләрендә 1267 инвалид һәм 1782 сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән бала укый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз