news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Җиңү поезды» янәшәсендә контракт хезмәтенә сайлап алу пункты ачылды

Бүген Казанга килгән «Җиңү поезды» белән янәшә контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты ачылды. Автоном палаткада теләгән һәркем контракт буенча хәрби хезмәт турында тулы мәгълүмат ала, гариза бирә һәм беренчел сайлап алуны уза ала. Пилотсыз системалар гаскәрләренә аерым игътибар бирелә, дип сөйләде «Татар-информ»га контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты офицеры Егор Горячев.

«Бүген бездә коптер тибындагы пилотсыз очкычларның ике версиясе тәкъдим ителгән: разведка һәм катнаш, ул һөҗүм дә итә ала. Шулай ук гадәттәгечә Калашников автоматын җыю һәм сүтү мәйданчыгы, сугыштан саклану комплексы һәм ике трофей: Америка минасы һәм каска бар», – дип аңлатты ул.

Приоритетта – пилотсыз системалар гаскәрләренә кешеләр җыю. Яшь гражданнарга «киләчәк гаскәрләре» сафларына керергә тәкъдим итәләр, дип өстәде Горячев

Татарстанда контрактны имзалаганда бер тапкыр бирелә торган түләү бүгенге көндә 2,9 млн сум тәшкил итә. Бу Идел буе федераль округында иң зур күрсәткеч.

news_right_1
news_right_2
news_bot