Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Җиңү көнендә алкоголь продукциясе сатылмаячак
9 майда Казанда алкоголь продукциясен ваклап сатуны чикләячәкләр. Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү көнендә шәһәр үзәгендә һәм төп җәмәгать киңлекләрендә спиртлы эчемлекләр сатылмаячак. Бу хакта карарны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты кабул итте.
Алкоголь сатуга чикләүләр шәһәрнең үзәк өлешендә, шул исәптән төп урамнарда – Бауман, Карл Маркс, Пушкин, Петербург, шулай ук Ямашев проспектында һәм башка зур магистральләрдә гамәлдә булачак.
Шулай ук кагыйдә 1 Май, Ирек һәм Меңъеллык мәйданнарына, Кремль яр буена һәм популяр җәмәгать урыннарына, шул исәптән Горький паркы, Җиңү паркы, «Черек күл» паркы һәм Ленин бакчасына кагылачак.
Шул ук вакытта кафе-рестораннарда алкоголь сату рөхсәт ителәчәк. Чикләүләрнең үтәлешен Татарстан Республикасы спиртлы эчемлекләр җитештерүне, сатуны һәм продукция сыйфатын тәэмин итү буенча дәүләт инспекциясе, шулай ук республика Эчке эшләр министрлыгы контрольдә тотачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз