Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Җиңү көнендә 6 минут озынлыктагы салют була
Казанда Җиңү Көнендә Казансу акваториясенең алты ноктасыннан бәйрәм салюты атачак. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Казан Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов хәбәр итте.
«Быел салют 22:00 сәгатьтә алты ноктадан аттырылачак. Карау өчен уңайлы урыннар – Казансу яр буйлары. Бу биек ата торган салют булачак, ул алты минуттан артык дәвам итәчәк. Бу көнне салютны шәһәрнең теләсә кайсы ноктасыннан диярлек күрергә мөмкин була», - дип билгеләде Абзалов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз