news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Җиңү көненә Татарстан оешмалары техникалары күргәзмәсе узачак

9 – 11 май көннәрендә Казанның Меңьеллык мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган зур урам күргәзмәсе уза. Татарстанның әйдәп баручы сәнәгать оешмалары үз техникаларын тәкъдим итәчәк. Бу хакта республиканың Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хәбәр итә.

Күргәзмәгә килүчеләр заманча техника үрнәкләрен, шул исәптән Казан вертолет заводының АНСАТ вертолетын, «седельный тягачлар», самосваллар һәм КАМАЗның борт автомобилен, КАМАЗ-Автоспорттан К5 спорт автомобилен, Sollers Atlant автобусларын, МТЗ-Татарстанның «Беларус» тракторын, «Триера» компаниясенең моторлы көймәләрен, шулай ук «Казансельмаш»тан тулы приводлы үзйөрешле сиптергеч күрә алачак.

Кунаклар әлеге техникаларны якыннан карап кына калмыйча, оешма вәкилләре белән дә аралаша һәм истәлеккә фотога төшә алачак.

Күргәзмә 10:00 – 18:00 сәгатьләрдә эшли. Керү ирекле.

9 майда бәйрәм чаралары аркасында эш графигында вакытлыча үзгәрешләр булырга мөмкин.

Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләр үтелә. Россия Президенты Владимир Путин карары белән 2025 ел Ватан сакчысы елы дип игълан ителде. Күптән түгел Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул Россиянең бүгенге казанышларында аларның һәркайсының зур өлеше булуын билгеләп үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100