news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Җиңү көнен оештыру һәм үткәрүгә 41,8 миллион сум акча тотылачак

Казанда Җиңү көнен оештыру һәм үткәрүгә 41,8 миллион сум акча тотылачак
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

2024 елда Казанда Җиңү көнен бәйрәм итүгә 41,88 миллион сум акча сарыф итәргә ниятлиләр. Тендер дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.

Бәйрәм чаралары берничә мәйданчыкта узачак. Шуларның берсе – Меңьеллык мәйданы. Анда кунакларны концерт, бию һәм хор коллективлары чыгышлары көтә.

Шулай ук Җиңү паркында концерт оештырырга телиләр. Шунда ук аналар һәм тол хатыннар Монументына чәчәкләр салу тантанасы һәм «Җиңү фанфаралары» фестивале планлаштырыла.

Акчалар шулай ук Казан Кремлендә бәйрәм оештыруга китәчәк. Анда концерт оештырыла һәм чакырылган ветераннарга чәчәкләр бүләк ителә.

Моннан тыш, мемориаль чаралар Арча һәм Архангел зиратларында оештырылачак.

Җиңү көне азагында фейерверк аттырачаклар. Аны Кремль дамбасы янында Казансу елгасы акваториясеннән күрергә мөмкин булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100