news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Җиңү көнен бәйрәм итүгә 45 миллион сумнан артык акча бүлеп биреләчәк

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Татарстан башкаласында 9 Майны бәйрәм итү чыгымнары 45,2 миллион сумнан артып китәчәк. Дәүләт сатып алулары порталында шул хакта тендерлар урнаштырылган.

Күркәм гадәткә кергәнчә, Меңьеллык мәйданы бәйрәмнең төп мәйданчыгы булачак. Биредә ике сәгать дәвам иткән көндезге концерт һәм ким дигәндә дүрт сәгатьлек кичке концерт оештыру ниятләнә.

Аерым алганда, көндез ТР Дәүләт камера хоры һәм ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, малайлар һәм яшүсмерләр капелласы һ.б. чыгыш ясаячак. Кичәдә филармония солистлары, шул ук ТР Дәүләт камера хоры һәм роликлы тимераякта фигуралы шуучыларның чыгышлары көтелә. Моннан тыш, чарада башка вокалистлар, бию, хореография һәм хор коллективлары, шулай ук колга аякта йөрүчеләр һәм чирлидерлар катнаша.

Моннан тыш, кимендә өч сәгать дәвам иткән «Җиңү фанфаралары» фестивале, Җиңү паркында дүрт сәгатьлек концерт белән үрелеп барган мемориаль чара, Аналар һәм тол хатыннар монументына чәчәкләр салу тантанасы, Арча һәм Архангель зиратларында мемориаль акцияләр узачак.

ТР башкаласындагы концерт залларының берсендә узачак «Бөек Җиңү варислары» өстәмә белем бирү учреждениеләре фестивале өчен аерым тендер каралган. Шулай ук хореографик һәм вокаль номерлар, театраль куелышлар, татар шагыйрьләренең сүзләренә язылган җырлар һәм патриотик темага музыкаль әсәрләр (шул исәптән җирле композиторларныкын да) башкару, бүләкләү тантанасы планлаштырылган.

2024 елда Казанда Җиңү көнен бәйрәм итү чыгымнары 41,8 миллион сум (быелгыдан 3,4 миллион сумга кимрәк) тәшкил иткән иде. 2025 ел Россиядә һәм Татарстанда Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100