news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Җиңү көне алдыннан сугыш еллары экспонатлары күргәзмәсе ачылачак

Казанда Җиңү көне алдыннан сугыш еллары экспонатлары күргәзмәсе ачылачак
Фото: ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте

6 майда Казанда Татарстан Халыклар дуслыгы йортында 9 Майга багышланган күргәзмә ачыла. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы хәбәр итте. Экспозициядә сугыш чоры экспонатлары, республика халкының 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорындагы хезмәт һәм хәрби батырлыгы турында стендлар һәм плакатлар тәкъдим ителәчәк.

Күргәзмәне Татарстан Халыклар дуслыгы йорты һәм Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы (ТР Милли музее филиалы) оештырган. «Россия хәрби даны көннәре: «Геройлар һәм сугышлар турында» дип исемләнгән экспозиция 18 майга кадәр эшләячәк. Чара 15:00 сәгатьтә башлана.

Шул ук көнне Җиңүнең 81 еллыгына багышланган концерт булачак. «Жемчужинки» вокаль ансамбле һәм Казанның Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе ансамбле солистлары «Без хәтерлибез» программасын тәкъдим итәчәк.

Чараның кунаклары арасында ветераннар, махсус хәрби операция катнашучыларының гаилә әгъзалары, шулай ук ТР милли-мәдәни берләшмәләре рәисләре булачак. Концерт Халыклар дуслыгы йортының концерт залында 16:00 сәгатьтә башлана. Чара Россиядә Халыклар бердәмлеге елы һәм Татарстанда Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында уздырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot