Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Интернет карагын тоткарлаганнар
Ир-ат зыян күрүчеләрнең банк карталарыннан 450 мең сумнан артык акча урлаган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 30 март, “Татар-информ”). Казанда интернет-мошенникны тоткарлаганнар, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ” агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре идарәсендә.
Тикшерү ачыклаганча, ир-ат үз корбаннарын товарлар сату турындагы игъланнар сайтында эзләгән. Ир-ат, корбанын сайлап, аның белән элемтәгә кергән һәм товар өчен акча күчерергә банк картасы мәгълүматларын сораган. Карточка номерын, гамәлдә булу вакытын һәм CVV-кодны белгәч, шикләнелгән зат счеттан бөтен акчаны алып юкка чыккан.
Мошенник кармагына 12 кеше эләккән. Ир-ат зыян күрүчеләрнең банк карталарыннан 450 меңнән артык акча урлаган.
Ир-атны “Мошенниклык” маддәсе буенча гаеплиләр. Шикләнелгән зат үз гаебен тулысынча таныган һәм зыян күрүчеләргә матди зыянны тулысынча кайтарган.
Җинаятьчене Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсенең җинаятьчеләрне эзләү бүлегенең мошенниклыкны ачу бүлеге хезмәткәрләре “Япеев” полиция бүлеге хезмәттәшләре белән бергә тотканнар.
Хәзер интернет-мошенник өй арестында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз