news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда интернет аша акча үзләштерү очраклары арткан – Җинаятьләрне ачу бүлеге

Ялганчылар кармагына эләгүчеләр 3 мең сумнан алып 1 млн сумга кадәр зыян күрә.

Казанда интернет аша акча үзләштерү очраклары арткан – Җинаятьләрне ачу бүлеге
Султан Исхаков

(Казан, 11 сентябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Агымдагы елның 8 аенда Казанда гомуми җинаять юнәлешендәге 1650 мошенниклык факты теркәлгән. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында билгеле булды.

“8 айда 1650 мошенниклык факты теркәлде. Узган елның шушы чорына 1850 очрак билгеле булган. Кылынган җинаятьләр арасында аерым урынны кәрәзле элемтә челтәре аша һәм интернет кулланып кылынган җинаятьләр алып тора”, - диде Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре идарәсе буенча җинаятьләрне ачу бүлеге башлыгы урынбасары Илнур Хәялиев.

Аның сүзләренчә, ялганчылар кармагына эләгүчеләр 3 мең сумнан алып 1 млн сумга кадәр зыян күрә.

“Соңгы арада Казанда интернет аша товар сатып-алу тәкъдимнәренә бәйле җинаятьләр еш теркәлә башлады. Мондый очрак буенча көн саен 3-5 факт ачыклана. Ел башыннан алып мондый төрдәге 600 җинаять теркәлде. Шуның 200е узган ике айда гына кылынган”, - диде урынбасар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100