Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда интеллектуаль уеннар буенча Мэр Кубогына ачык чемпионат була
Төп турнирда Россия һәм Татарстанның 12 шәһәреннән 60тан артык командасы көч сынашачак
(Казан, 12 декабрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). 12 һәм 13 декабрь көннәрендә А.Гайдар исемендәге Казан яшьләр үзәгендә (Копылов ур., 7/2) интеллектуаль уеннар буенча Казан шәһәре мэры Кубогына ачык чемпионат үткәрелә.
Бүген 14.00 сәгатьтә тантаналы рәвештә ачылачак чемпионатның төп турнирында катнашу хокукы өчен сайлап алу турында Татарстан башкаласы Брэйн-клубының “Яшьләр”, “Студент”, “Мәктәп” лигаларыннан 100дән артык команда акыл көчен сынап карый. Уен исә мәгълүм телевизион уен үрнәгендә була, 2 көндә 180 сорауга җавап бирергә туры килә, ләкин җаваплар язма рәвештә бирелә, нәтиҗәдә, анда чикләнмәгән санда команда катнаша ала.
Республика башкаласына Мәскәү, Уфа, Түбән Новгород, Киров, Ижевск, Пермь, Ульяновск, Самара, Саранск һәм Татарастанның Чаллы, Алабуга командалары килә. Төп турнирда исә Россия һәм Татарстанның 12 шәһәреннән 60тан артык командасы көч сынашачак. Мэр Кубогына мондый “акыл ярышы” уздыру илдә яшьләрнең интеллектуаль хәрәкәтендә мәртәбәле һәм әһәмиятле санала, Казанда ул 1999 елдан бирле үткәрелә.
Мэриядән алынган мәгълүмат буенча, бу юлы да Кубок жюрие рәисе, традиция буенча, “Что? Где? Когда?” уены магистры һәм “Что? Где? Когда?” клублары халыкара ассоциациясе вице-президенты Александр Друзь булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз