Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда инспекторлардан качарга теләгән, машина йөртү хокукы булмаган егетне тотканнар
Казада автоинспекторлар качарга тырышкан егетне тоткарлаган.
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 13 июльдә иртә таңнан Себер трактында ДПС инспекторлары Opel Astra машинасына игътибар итә. Машина йөртүче полицейскийның туктау турында күрсәтмәсен кире кага һәм качарга омтыла. Аны Несмелов урамында тоталар.
Новая Сосновка бистәсендә яшәүче егет автомобилен ташлап калдырып, качып китмәкче булган. Тоткарлагач та полиция хезмәткәрләрен эткәләп һәм формаларыннан эләктереп каршылык күрсәткән.
Егетнең исерек булуы һәм машина йөртү хокукы булмавы ачыклана. Хокук бозучы бу көнне үзенә 18 яшь тулганын әйткән. Ул әлеге вакыйганы машинада чабып билгеләп үтәргә теләгән һәм җаваплылыктан качарга өметләнгән.
Хәзер аңа 15 тәүлеккә кадәр административ арест яки 45 мең сум административ штраф яный.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз