Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда инспекторлар бите пешкән, аңсыз баланы хастаханәгә алып барырга ярдәм иткән
ДПС инспекторлары ярдәме белән, әни кеше улын берничә минутта хастаханәгә алып барып җиткерә алган.
(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда автоинспекторлар бите бик нык пешкән балага табиблар янына барып җитәргә ярдәм иткән. Бу хакта республиканың Дәүләт автомобиль инспекциясендә хәбәр иттеләр.
Казан юл-патруль хезмәте инспекторлары, полициянең өлкән лейтенантлары Ренат Шәмсетдинов һәм Рим Кәрибуллинга бер автомобиль йөртүчесе — борчулы ханым мөрәҗәгать итә.
Ул үзен якындагы хастаханәгә озатуларын үтенә. Аның машинасында йөзе һәм тәненең 40 проценты пешкән бала була. Малай әкренләп аңын югалтып барган була.
Автоинспекторлар бу хәл турында тиз арада дежур бүлеккә хәбәр итә һәм машинаның мигалкаларын кушып, автомобильне Республика клиник хастаханәсенә кадәр озата. Табиблар янына берничә минутта барып җитәләр.
Хастаханәдә малайга тиешле ярдәм күрсәтәләр, хәзер аның гомеренә һәм сәламәтлегенә бернинди дә куркыныч янамый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз