news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда инспекторлар бала тудыру йортына барырга булышкан гаиләгә автокресло тапшырды

ЮХИДИ хезмәткәрләре баланы өйгә чыгарган вакытта килеп, әти-әнигә бүләк тапшырды һәм бәби туу белән котлады.

Казанда инспекторлар бала тудыру йортына барырга булышкан гаиләгә автокресло тапшырды
Госавтоинспекция РТ

(Казан, 14 гыйнвар, “Татар-информ”). Казан автоинспекторлары бала тудыру йортына барып җитәргә булышкан гаиләгә автокресло тапшырдылар. Бу хакта ЮХИДИ матбугат хезмәте хәбәр итә.

Автоинспекторлар баланы өйгә чыгарган вакытта килделәр. Әти-әнине котладылар һәм бала өчен автокресло бүләк иттеләр. 

  • 10 гыйнварда Кама Тамагында яшәүче ир-ат үзенең йөкле хатыны белән Казанның Вахитов урамыннан барган. Хатынның тулгаклары башлана. Ир юл читенә туктый һәм ДПС хезмәткәрләреннән ярдәм сорый. Автоинспекторлар үзләренең патруль машинасындагы ут һәм тавыш сигналларын кушалар. Һәм булачак әти-әнине үз машиналары белән РКБга кадәр озата баралар.

news_right_1
news_right_2
news_bot