news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда иномарканы автокран ярдәмендә утильләштерүне видеога төшереп алганнар

Даурия урамындагы урнашкан автосалонның арткы ишегалдында булган вакыйга кадрлары социаль челтәрләрдә таралды.

Казанда иномарканы автокран ярдәмендә утильләштерүне видеога төшереп алганнар
соцсети

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Казанда шаһитлар чит ил машинасын автокран җимерүен видеога төшергән. Әлеге кадрларны социаль челтәрдән файдаланучылар таратты.

Вакыйга Даурия урамындагы 18нче йортта урнашкан автосалонның арткы ишегалдында булган. Кадрларда автокран «келәшчәсе» белән җиңел машинаны сыта, бәргәли. Шуннан соң автомобильне түбәсеннән эләктереп алып әйләндереп куя. Аннан соң тагын җимерүен дәвам итә.

«Транстехсервис» автосалоны бу вакыйгага аңлатма бирде. Салон хезмәткәрләре автомобильне утильләштерүнең стандарт процедурасы кадрларга эләгүен әйтте.

«Узган ел ахырында «Фольксваген» компаниясе 6700 машинасын кулланучылардан кире алу турында игълан итте. Билгеле булмаган сәбәпләр буенча, концерн кайсыбер модельләрне тотылган машиналар сыйфатында саткан. Шуларның 57се Россия территориясендә сатылган», – дип язды  «Транстехсервис» вәкилләре оешманың «ВКонтакте»дагы рәсми битендә.

Алар билгеләп үткәнчә, ТТС дилер үзәгендә шундый берничә машина сатып алынган һәм утильләштерелгән, ә аларның хуҗаларына чыгымнарын тулысынча кайтарганнар.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot