Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда иномарка тәгәрмәче астында калган җәяүленең умыртка баганасы сынган
Автомобиль 39 яшьлек ир-атны кичә Губкин урамында 37 йорт каршында бәрдергән.
(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). Казанда җәяүле иномарка тәгәрмәче астында калып, умыртка баганасын сындырган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Беренчел мәгълүматлар буенча, кичә көндез "Ниссан" автомобиле белән идарә итүче 37 яшьлек ир-ат куркынычсызлык тизлеген сакламаган һәм тиешсез урында юл аша чыгып баручы 39 яшьлек ир-атны бәрдергән.
Җәяүле төрле имгәнүләр алган һәм ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә озатылган. Табиблар зыян күргән ир-атның умыртка баганасы сынуын ачыклаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз