Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда иномарка белән маршрут автобусы бәрелешеп, алты кеше имгәнгән
Җиңел машина салонында бикләнеп калган йөртүче авыр хәлдә.
(Казан, 4 октябрь, "Татар-информ"). Бүген Казанда иномарка белән маршрут автобусы бәрелешкән. Алты кеше имгәнгән. Бу турыда "Татар-информ"га Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Иртәнге сигез тирәсендә Татарстан һәм Сәлимҗанов урамы чатында автобус белән "Ауди" машинасы бәрелешкән. Пассажир транспорты светофорның кызыл утына чыгып, җиңел машинага бәрелүе билгеле.
Җиңел машина салонында бикләнеп калган йөртүчене коткаручылар чыгарган. Бу кеше авыр хәлдә булган. Аны хастаханәгә озатканнар.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, авариядә автобуста баручы биш пассажир да имгәнгән.
Хәзерге вакытта җиңел машина йөртүчесе Казанның 7нче хастаханәсендә операция бүлегендә. Җиңелчә имгәнгән ике пассажирны да шушында китергәннәр. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Әлеге вакытта авария урында юл инспекторлары эшли. Хокук саклау органнары һәлакәт ничек килеп чыкканын ачыклый һәм юлдагы хәрәкәтне көйли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз