news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда инклюзив белем бирү буенча Бөтенроссия форумы уздырыла

Ул “ТИСБИ” Идарә университеты базасында үткәрелә

 (Казан, 25 февраль, “Татар-информ”). Казанда 26-28 февраль көннәрендә “ТИСБИ” Идарә университеты базасында (Казан шәһәре, Мөштәри ур., 13) “Бергә уку һәм яшәү: инклюзиянең ачык пространствосы” Бөтенроссия форумы уздырыла. Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 300дән артык галим, педагог, дефектолог, психолог, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, сәламәтлекләре буенча чикле кешеләр форум кысаларында инклюзив белем бирү технологияләре турында фикер алышачак, иклюзив укыту һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балаларның гадәти мәктәптә яраклашу үзенчәлекләре өлкәсендә тәҗрибә уртаклашачаклар. Чарада катнашучылар өчен мастер-класслар, фикер алышу мәйданнары, түгәрәк өстәлләр оештыру күздә тотыла.

27 февраль көнне сәгать 10.00дә форумның пленар утырышы була. Шул ук көнне сәгать 15.30да сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле студентларның II Республика иҗади фестиваленең Гала-концерты да уздырылачак, диелә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot