news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда инглиз теленнән Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы башланды

Олимпиадада Россия Федерациясенең 69 субъектыннан 199 бала катнашыр, дип көтелә.

Казанда инглиз теленнән Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы башланды
http://mon.tatarstan.ru/

(Казан, 24 апрель, «Татар-информ»). Казанда инглиз теле буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы старт алды. Анда Россия Федерациясенең 69 субъектыннан 199 бала катнашыр, дип көтелә.

Олимпиада ике турдан (язма һәм телдән) тора, алар Казан (Идел буе) федераль университеты Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институтының Чит телләр һәм тәрҗемә югары мәктәбе базасында узачак. Балалар интеллектуаль ярышларда катнашып кына калмыйча, Казан Кремлендә, В.И.Качалов театрында, «Зөя утрау-шәһәрлеге» Дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгында, Казан (Идел буе) федераль университетында да булачак.

Олимпиада Казанда 23-28 апрель көннәрендә уздырыла. 

news_right_1
news_right_2
news_bot