news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда инглиз телен тирәнтен өйрәтә торган яңа балалар бакчасы ачылды

Катнаш төрдәге 81 нче "Карлыгач" балалар бакчасы 120 урынга исәпләнгән

(Казан, 30 октябрь, "Татар-информ"). Казан шәһәренең Киров районында 2-нче Юго-Западная урамы, 25 нче йорт адресы буенча инглиз телен тирәнтен өйрәтә торган яңа балалар бакчасы ачылды. Бакча ачылышы тантанасында Казан мэры Илсур Метшин, Башкарма комитет җитәкчесенең шәһәр төзү сәясәте мәсьәләләре буенча урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин, Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгының беренче урынбасары Наил Минвәлиев һәм башкалар катнашты.

81нче номерлы катнаш төрдәге “Карлыгач” (“Ласточка”) балалар бакчасы 120 урынга исәпләнгән. Аны шушы елның март аенда сала башлаганнар, сентябрь уртасында бина файдалануга тапшырылган. Казан мэры Илсур Метшин сүзләренә караганда, кеше күп яши торган районда яңа балалар бакчасын ачу – зур шатлык.

“Бу якларда күптәннән социаль объект ачканыбыз булмады, шуңа күрә әлеге бәйрәм икеләтә сөенечле. Әлеге балалар бакчасы ачылышына көч куйган барча кешегә, иң беренче чиратта, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә”, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.

Балалар бакчасы мөдире сүзләренә караганда, тәрбиячеләрнең 90 проценты рус, татар һәм инглиз телләрен яхшы белә. Шуларның 40 проценты тагын француз телен дә үзләштергән.

Шуны да билгеләп узарга кирәк: яңа балалар бакчасында физик яктан тәрбияләү һәм төрле авыруларга профилактика үткәрүгә зур игътибар биреләчәк. Бакчада яхшы җиһазландырылган физкультура залы һәм медицина блогы бар.

Балалар бакчасы ачылышы уңаеннан концерт оештырылды. Сабыйлар үзләренең җырлау, бию сәләтләрен, инглиз һәм татар телләрен өйрәнүдәге казанышларын күрсәттеләр. Казан мэры балаларның мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә йөрүнең кирәклеген ассызыклады. “Нәкъ менә балалар бакчасында балаларыбыз җырларга, биергә өйрәнә, белем алуның нигезләренә төшенә башлый һәм коллективта үз-үзен тотарга, дус булырга өйрәнәләр”, - диде шәһәр башлыгы. 

Ахырда Илсур Метшин бәйрәмдә катнашучыларны котлады, балаларга сәламәтлек, уңышлар теләде һәм торт белән спорт җиһазы сатып алыр өчен сертификат тапшырды.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100