news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда инглиз теле буенча диктант узачак

2017 елда инглиз теле буенча диктантны илнең 19 регионыннан 12 меңгә якын кеше язды.

(Казан, 29 октябрь,"Татар-информ"). 30 ноябрьдә Казан федераль университетының өч мәйданчыгында инглиз теле буенча диктант узачак. Бу хакта вузның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Текстны инглиз теле укытучылары укыячак. Россия мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары һәм студентлар да үзләренең белемнәрен тикшерә ала.

Узган ел бөтен ил буенча акциядә Россиянең 19 регионыннан 12 меңгә якын кеше катнашты. Катнашу өчен, 25 ноябрьгә кадәр теркәлергә кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot