Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда "Инфраструктурага инвестицияләр" дәүләт-шәхси партнерлыгы беренче форум ачылды
Утырышта Татарстан Президенты да катнаша.
(Казан, 13 ноябрь, "Татар-инфоом", Гөлнар Гарифуллина). Бүген "Инфраструктурага инвестицияләр" дәүләт-шәхси партнерлыгы буенча I Идел буе форумы башланды. Универсиада авылында Халыкара мәгълүмат үзәгендә форумның пленар утырышы уза.
"Идел буенда инфраструктурны яңарту: хосусый инвестицияләргә ставкалар һәм бюджет белән нәтиҗәле идарә" темасына багышланган утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша.
Утырышта Идел буе федераль округында инфраструктура үсеше: көчле һәм сүлпән яклары, инфраструктура каркасын формалаштыруга федераль мегапроектлар йогынтысы, ГЧП-проектлар әзерлеге, ГЧП-проектларның бюджет кушылып финанславы кебее мәсьәләләр күтәреләчәк.
Форумда катнашучыларны Рөстәм Миңнеханов сәламләде. "Бу чараны уздыру яхшы традициягә әйләнер, тәҗрибә уртаклашу өчен яхшы мәйданчык булыр, дип ышанам. Форумның мөһим максаты – дәүләт һәм бизнес көчен берләштерү", – дип Президент дәүләт-шәхси партнерлыгының бюджет чараларын экономияләү мөмкинлеге булуын белдерде. Ул мондый төр бәйләнешнең транспорт, энергетика, медицина һәм башка өлкәләрнең сыйфатын арттырырга булышуын билгеләп узды.
Төштән соң форум кысаларында панель дискуссияләре, инвесторлар белән очрашулар көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз