news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда информатика буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасында җиңүчеләрне ачыкладылар

Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында республиканың 5 муниципаль районы һәм 3 шәһәреннән 30 укучы катнашты

(Казан, 25 гыйнвар, “Татар–информ”). Узган ял көннәрендә Казанның Совет районында урнашкан мәктәпара укыту комбинатында информатика буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасы төбәк этабының йомгаклау туры үтте.
Төбәк этабында республиканың Азнакай, Бөгелмә, Әлмәт, Кукмара, Балтач муниципаль районнары, Казан, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләреннән 30 укучы катнашты, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.
Казанның 131 нче лицеенда 9 сыйныфта белем алучы Аяз Салихов иң күп балл җыюга иреште.

news_right_1
news_right_2
news_bot