Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда информатика буенча Бөтенроссия олимпиадасы узачак
Жюри җиңүчеләрне 31 мартта олимпиаданы ябу тантанасында игълан итәчәк.
(Казан, 24 март, "Татар-информ"). 26 марттан 1 апрельгә кадәр Иннополис университетында информатика һәм мәгълүмати-коммуникатив технологияләр буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы узачак. Иннополисның матбугат хезмәтендә аңлатканча, олимпиадада катнашучыларны өч турдан торган сынау көтә: беренчел сынау, беренче һәм икенче тур һәм финал. Жюри җиңүчеләрне 31 мартта олимпиаданы ябу тантанасында игълан итәчәк.
Иң зур делегация – 70 катнашучы Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан – 35, Чиләбе өлкәсеннән – 22, Татарстан Республикасыннан – 21, Мәскәү өлкәсеннән 12 катнашучы киләчәк. Татарстан җыелма командасын әзерләү белән Иннополис университеты педагоглары шөгыльләнә.
Оештыручылар укучыларга ял итү чаралары да: Казан һәм Свияжск буйлап сәяхәт, роботлар тамашасы һәм Россиянең мәгълүмати технология экспертларыннан лекцияләр әзерләгән.
«Иннополиска илнең барлык почмакларыннан иң яхшы мәктәп укучылары-программистлар җыелачак. Алар киләчәктә Россиянең мәгълүмати технология өлкәсен үстерүчеләр булырга мөмкин. Информатика һәм мәгълүмати-коммуникатив технологияләр буенча Бөтенроссия олимпиадасының нәкъ менә Иннополис унивеситетында узуына без бик шат», - дип белдерде уку йортының предмет олимпиадалары бүлеге җитәкчесе Ольга Корниенко.
Нәтиҗәләр олимпиада сайтында урын алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз