Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда инфаркт һәм инсультны булдырмау өчен программа эшләячәк
Программа Татарстанның барлык районнарына кертеләчәк.
(Казан, 28 ноябрь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Казан табибларының инфаркт һәм инсультны булдырмау өчен төзелгән программалары эшләячәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Казан сәламәтлек саклау идарәсенең баш кардиологы, медицина фәннәре кандидаты Зөлфия Ким хәбәр итте.
- Атеросклероз – кан тамырлары авыруы. Бу авыру вакытында кан тамырларына холестерин җыела һәм, тамырларда төерләр барлыкка килеп, кан агышы тоткарлана. Әлеге авыру нәтиҗәсендә инфаркт һәм инсульт барлыкка килергә мөмкин.
“Безнең программа әлегә шәһәрдә генә эшләячәк. Без яшь чакта инфаркт яки инсульт кичергән пациентларны сайлый башладык. Әгәр дә балаларда мутация ачыклана икән, аларны балалар республика клиник хастаханәсенә диагностикага җибәрәләр. Мутация нәселдән килгән очракта атеросклероз үсешен тикшерү өчен диспансер күзәтү программасы булдырыла”, - диде Зөлфия Ким.
- Бүгенге көндә Казанда 2 мең авыру тарихына анализ ясалган. Исемлектәге якынча 5% пациентта генетик үзенчәлек табылган. Әкренләп программа Татарстанның барлык районнарына кертеләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз