Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда җиңел машинада инспекторлардан качарга омтылган 15 яшьлек үсмерне тотканнар
Төнлә Казан үзәгендә юл-патруль хезмәте инспекторларыннан качарга омтылган 9нчы модель «Лада» автомобиленең 15 яшьлек йөртүчесен тотканнар. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Үсмер автоинспекторларның туктарга кушкан таләбенә буйсынмаган һәм светофорның кызыл утына чыгып юлын дәвам иткән. Үзәк стадион тирәсендә автомобильне туктатканнар. Рульдә 15 яшьлек үсмер булып чыккан. Салонда шулай ук 2009 елгы ике пассажир да булган.
Инспекторлар машина йөртүчегә карата берничә маддә (машина йөртү таныклыгыннан башка транспорт белән идарә итү, теркәү документлары булмау, төзек булмаган машинаны эксплуатацияләү, светофорның кызыл утына чыгу һәм полиция хезмәткәрләренең туктарга кушкан таләбенә буйсынмау) буенча беркетмәләр төзегән.
Автомобильне махсус стоянкага озатканнар. Кагыйдә бозган үсмерләрнең әти-әниләренә карата материаллар төзелгән.\
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз