Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда җиңел машина яктырткыч баганасына барып бәрелгән
Узган төндә Казанның Оренбург трактында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган. Яктырткыч баганасына бәрелгән машинадан тимер өме егенә калган. Бу хакта Казан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.
Хокук саклаучылар мәгълүматлары буенча, «ВАЗ 21123» автомобиленең 20 яшьлек йөртүчесе зур тизлектә Ферма шоссесы ягыннан Җиңү Проспекты ягына таба барган. Бер мизгелдә ул идарәне югалткан һәм яктырткыч баганасына килеп бәрелгән. Бәрелүдән автомобиль кисәкләргә бүлгәләнгән.
Машина йөртүчене ашыгыч ярдәм белән медицина учреждениесенә китергәннәр.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз